Кайгы уртаклашабыз

2020 елның 12 июле, якшәмбе

Бүген Әлмәттә 54 яшендә шахмат буенча спорт мәктәбе директоры Владимир Александрович Ковалев вафат булды.

Владимир Ковалев республика категориясендәге судья һәм физик культура отличнигы булды. Шулай ук ул «Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен»мактау билгесе белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы спорт министрлыгы Владимир Александровичның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International