Татарстан Республикасында «Спорт-тормыш нормасы» проектын тормышка ашыру дәвам итә

2020 елның 14 июле, сишәмбе

14 июльдә ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов эш визиты белән Биектау муниципаль районында булды. Сәфәр барышында журналистларга хоккей тренажеры күрсәтелде.

«Бу-ясалма өслекле махсус җиһазлар. Боз мәйданчыгы ярылган чорда бу тренажерда тренировкалар уздыру өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Балалар шуу техникасын камилләштерү өчен индивидуаль программа буенча тренер белән шөгыльләнә алалар», - дип сөйләде Алмаз Мингулов.

Хоккей йөгереш юлы төрле тизлек режимын урнаштырырга, өске катламны алыштырырга мөмкинлек бирә, скольжение өчен пластик ламельләр бар. Тренажер яшь хоккейчыларга шуу техникасын кую, шулай ук травмалардан соң торгызыла торган хоккейчылар өчен билгеләнгән.

Хәзерге вакытта Биектау муниципаль районында хоккей белән 9 яшь төркемендә 315 бала шөгыльләнә. Биектау хоккееның иң танылган тәрбияләнүчеләре «Ак Барс» хоккей клубы системасында уйный.

Хоккей өчен махсус җиһазлар сатып алу «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Спорт җиһазларының уртача хезмәт итү вакыты 10 ел.

Шулай ук хоккей мәктәпләренә спортчыларны әзерләү өчен башка җиһазлар һәм тренажерлар кайтартылачак. Программа кысаларында барлыгы өч иң яхшы хоккей мәктәбенә кайтартылачак. Хәзерге вакытта хоккей мәктәпләре рейтингында Биектау районының «Биектау» мәктәбе лидерлыкны тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International