Казанның Идел буе районында 21-нче номерлы гимназия белән янәшә ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә. Спорт корылмасы территориясендә 94х49 метрлы футбол кыры, хоккей тартмасы, воркаут белән шөгыльләнү зонасы, җиңел атлетика секторы урнашачак. Яңа футбол кырында «Приволжанин»спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр шөгыльләнәчәк. Биредә шулай ук якын – тирә уку йортлары-68-нче номерлы мәктәп һәм 21-нче номерлы гимназия укучылары физкультура дәресләре үткәрәчәк.
Рихард Зорге ур., 71 адресы буенча урнашкан ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелеше «спорт – тормыш нормасы»милли проекты кысаларында алып барыла. Башта проект буенча 30х60 метрлы иске футбол кырын алыштыру планлаштырыла. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән өстәмә акча бүлеп биреләчәк һәм 94х49 метрлы тулы кыйммәтле футбол кыры төзеләчәк. Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов сөйләвенчә, мондый күләмле кыр рәсми беренчелекләр, Татарстан һәм Россия чемпионатларын уздыру таләпләренә тулысынча туры килә.
Футбол кыры янында воркаут белән шөгыльләнү мәйданчыгы, 50 кешелек тамашачылар трибунасы һәм модульле киенү-чишенү бүлмәләре булган 60х30 метрлы ачык хоккей тартмасы барлыкка киләчәк. Футбол кыры периметры буенча 300 метр озынлыкта 4 җиңел атлетика юлы һәм йөз метрга йөгерү өчен 4 юл барлыкка киләчәк. Шулай ук озынлыкка сикерү өчен җиңел атлетика чокыры төзү күздә тотыла.
Объектта төзелеш эшләре июнь башында старт алды. Хәзерге вакытта эшләр 35% ка башкарылган-Иске кырны сүтү тәмамланган, вак таш салынган, шулай ук йөгерү юллары өчен нигез әзерләнә. «Азон» ҖЧҖ төзелеш компаниясе директоры урынбасары Рөстәм Юнысов сөйләвенчә, кыр нигезенә геотекстильдән су үткәрә торган мембрана салыначак һәм дренаж коелары урнаштырылачак, бу басуга яңгырлы һава торышы вакытында дымны тиз сеңдерергә мөмкинлек бирәчәк.