Әлмәттә «Яшел фитнес» проектының яңа сезоны башланды

2020 елның 28 июле, сишәмбе

27 июльдә Әлмәттә «Яшел фитнес»проектының җәйге сезоны старт алды. "Яшел фитнес" - 25 спорт юнәлеше буенча саф һавада бушлай тренировкалар. Проект 63 шәһәрне һәм 3 илне берләштерде һәм үз географиясен киңәйтүне дәвам итә. Тренировкаларга яше һәм физик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

Быел җәй Әлмәт халкын Workout, Тайбо, сустав гимнастикасы, йога, зумба элементлары белән аэробика буенча күнегүләрнең яңа юнәлешләре көтә. Дәресләр шәһәрнең берьюлы берничә районында оештырыла: шәһәр пляжында, «Сәламәтлек» паркында, шәһәр паркында, «Алсу» микрорайонында, шулай ук Әминов урамындагы мәйданчыкта. Тренировкаларны профессиональ тренерлар үткәрә. Дәресләр барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп үткәрелә.

27 июльдә Әлмәттә аэробика һәм функциональ тренировка буенча дәрес узды.

Бүген, 28 июльдә, тренировкалар Әлмәт шәһәр пляжында Workout һәм функциональ тренировкалар (17:30 һәм 18:30) юнәлешләре буенча узачак.

Исегезгә төшерәбез, 4 июльдә «Яшел фитнес» проекты сезоны Казанда һәм Чаллыда ачылды. Ә 29 июльдә проектны Түбән Кама, Чистай, Әгерҗе һәм Алексеевск бистәләрендә эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

«Яшел фитнес» проектының бушлай тренировкалары сериясе «Спорт - тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында үткәрелә.

Тулырак мәгълүмат ВКонтакте төркемендә: https://vk.com/zf_almet Instagram @zf_almet.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International