Бүген РФ Президенты Владимир Путин “КАМАЗ-Мастер” командасы вәкилләре белән очрашты. Дәүләт башлыгы спортсменнарны “Дакар-2013” халыкара автоузышында җиңүләре белән котлады.
Россия командасы ел саен уздырыла торган ралли-марафонда барлык өч призлы урынны яулады. Бу җиңү аларның карьерасында 11 нче булды, ә барлык пьедесталны команда 2 нче тапкыр яулады, дип хәбәр ителә Кремльнең рәсми сайтында.
Очрашуда “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, командага нигез салучы Семен Якубов, команданың хәзерге җитәкчесе Владимир Чагин, шулай ук экипажның барлык вәкилләре катнашты.