Мәскәүдә Лужникиның «күпер астында» мәйданчыгында яңа олимпия дисциплинасы – 3х3 форматындагы баскетбол буенча Россия чемпионатының финал этабы тәмамланды. Хатын-кызлар ярышларында Казанның «Тулпар» командасы кызлары җиңде.
Ярышлар башта төркем этабында, аннары плей-офф форматында үткәрелде. «А» төркеме: «Энергия» - 2 җиңү, «Тулпар» - 1-1, МБА - 0-2. «В» төркеме: «Мәскәү» - 2-0, ЦОП-1-1, ЦОП - 2-0-2.
Чемпионлыкка юлда «Тулпар» баскетболчылары ярымфиналда «Москва» ны 15:13 исәбе белән отты. Ә финалда «энергия»дән көчлерәк булып чыкты. Матч 15:10 исәбе белән тәмамланды.
Турнир тәмамлангач, чемпионатның иң яхшы уенчысы дип «Тулпар»командасыннан Мария Попова танылды. Финал ярышында Мария 7 очко җыйды һәм командага чемпион булырга ярдәм итте.
Командаларның йомгаклау урнашуы:
1 урын «Тулпар» (Казан)
2 урын - «Энергия» (Иваново)