Владимир Леонов Зәй муниципаль районында булды

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

20 августта Зәй муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов булып китте. Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре белән ул спорт объектларында булды һәм районның спорт активы белән очрашты.

Владимир Леонов «Яшьлек» боз сараенда булды. Спорт мәктәбендә спортның дүрт төре-хоккей, фигуралы шуу, гер спорты һәм нәфис гимнастика үсә. Владимир Александрович оешманың боз аренасын һәм тренажер залларын карады.

Спорт-сәламәтләндерү комплексында Владимир Леонов капиталь ремонт барышы белән танышты. Объектта эшләр яңа уку елы башына тәмамланырга тиеш. Министрга шулай ук ябык мини-футбол манежы төзелеше буенча фаразланган урынны да күрсәттеләр. Министрга «Зәй» спорт мәктәбенең йөзү бүлеге тәрбияләнүчеләренең әти-әниләре мөрәҗәгать итте, районның спорт инфраструктурасын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Аннары министр «Энергия» стадионында булды. Объект территориясендә мини-футбол, баскетбол һәм волейбол, пляж волейболы, зур теннис өчен спорт мәйданчыклары урнашкан. Мәйданчыкларда район халкы өчен ачык булган тренировка дәресләре уза. 2019 елда стадионда «Спорт-тормыш нормасы» федераль проектының «Демография» илкүләм проекты кысаларында «ГТО» Бөтенроссия физкультура - спорт комплексы нормативларын үтәүгә әзерлек өчен билгеләнгән тренажерлар белән спорт мәйданчыгы төзелде.

«Сәламәтлек мәктәбе» территориясендә Владимир Леоновка яңа йөзү бассейны төзелешенең фаразланган урынын күрсәттеләр. Министр «Зәй»спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең күнегү дәресләрендә булды. Министр белән очрашу барышында спортчылар районның спорт инфраструктурасын алга таба үстерү буенча үз тәкъдимнәрен һәм үтенечләрен белдерделәр.

Сәфәр ахырында министр Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге спорт мәктәбендә булды, объектны карап чыкты, ул тренерлар һәм спорт мәктәпләре хезмәткәрләре белән очрашты.

Владимир Леонов Зәй спортчыларының спорттагы казанышларын билгеләп үтте һәм бүгенге көндә регионда эшләп килүче спорт учреждениеләренә капиталь ремонт, универсаль спорт мәйданчыклары төзү программалары Зәй муниципаль районында уңышлы тормышка ашырыла, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International