Зөлфәт Гәрәев һәм Регина Шәйдуллина авыр атлетика буенча Россия чемпионаты рекордларын куялар

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Грозныйда авыр атлетика буенча Россия чемпионаты бара. Татарстан Республикасыннан ярышларда Зөлфәт Гәрәев һәм Регина Шәйдуллина катнаша. Спортчылар үз дисциплиналарында ышанычлы чыгыш ясадылар һәм берьюлы берничә рекорд куйдылар.

Зөлфәт Гәрәев берьюлы өч рекорд куйды һәм 145 кг га ыргылып күтәрүдә, 160 кг га этеп күтәрүдә һәм 305 кг га ике төр ярыш суммасында өч алтын медаль яулады.

Регина Шәйдуллина этеп күтәрүдә 84 кг нәтиҗә белән Россия рекорды куйды, ике төр ярыш суммасында көмеш медаль яулады.

Татарстан Республикасы спорт министрлыгы спортчыларны күренекле нәтиҗәләре белән котлый һәм яңа үрләр яулауларын тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International