Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Клевер» спорт-сәламәтләндерү комплексында булды.
Объект «Спорт-тормыш нормасы»федераль проектын тормышка ашыру буенча дәүләт – шәхси партнерлык кысаларында төзелде. Ике катлы спорт-ял итү комплексы 145 кешегә исәпләнгән зур тренажер залыннан, көч җайланмаларының универсаль залларыннан һәм көрәш белән шөгыльләнү өчен тора.
«Спорт комплексы дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында төзелә. Дәүләт һәм шәхси бизнесның бу механизмы турында бик күп сөйлиләр, шул ук вакытта Татарстан шул рәвешле спорт объектлары төзи торган илдә бердәнбер төбәк түгел. Гамәлгә ашырылган проектлар бар инде, бу спорт комплексы - Яңа үрнәк», - дип билгеләп үтте ТР Спорт министры Владимир Леонов.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, бүген термаль комплекс урнашачак икенче бинада эшләр дәвам итә. Спорт объектын ачу 2021 елга планлаштырылган.
Спорт инфраструктурасы объектларын төзү һәм реконструкцияләү - «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында күрсәткечләргә ирешү буенча бурычларның берсе, ул сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнар өлешен, шулай ук физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнар өлешен 55% ка кадәр арттыруны күздә тота.
Әлеге күрсәткеч халыкны мотивацияләү системасын булдыру, барлык дәрәҗәләрдә һәм корпоратив мохиттә спорт-массакүләм эшен активлаштыру, спорт резервын әзерләү һәм спорт инфраструктурасын үстерү юлы белән ирешеләчәк.