Олег Матыцин: «Спорт безнең белән һәр көн булырга тиеш»

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген РФ спорт министры Олег Матыцин Россия футбол берлеге президенты Александр Дюков һәм Казан мэры Илсур Метшин белән бергә «спорт-тормыш нормасы»федераль проектын тормышка ашыру кысаларында төзелгән 21 – нче номерлы гимназия янында Зорге урамы буенча урнашкан ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексын ачты.

«Киләчәк турында уйлаучы, илебез, Татарстан һәм Казан халкына спорт белән шөгыльләнү өчен максималь уңайлы шартлар тудыручы Яхшы бердәм командада булу бик күңелле. Спорт безнең белән һәр көн, тормыш нормасы булырга тиеш! «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектының барлык гаиләләргә спорт белән шөгыльләнү һәм хәрәкәттән шатлык алу мөмкинлеге бирүенә без бик шат! Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм шәхсән Президент Рөстәм Миңнехановка, Казан мэры Илсур Метшинга спорт үсешенә игътибар иткәнегез өчен рәхмәт белдерәм», - диде Олег Матыцин.

Бу объектта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 94х49 метрлы тулы кыйммәтле футбол кыры төзелде. Шулай ук физкультура-сәламәтләндерү комплексы территориясендә хоккей тартмасы, воркаут белән шөгыльләнү зонасы һәм җиңел атлетика секторы урнашкан. Яңа футбол кырында «Приволжанин»спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр шөгыльләнәчәк. Биредә шулай ук якын – тирә уку йортлары-68-нче номерлы мәктәп һәм 21-нче номерлы гимназия укучылары физкультура дәресләре үткәрәчәк.

Ачылу тантанасында Россия спорт министры Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леоновка «физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесен тапшырды. Шулай ук Казан физкультурачылары ГТО нормаларын үтәгән өчен үзләренең алтын бүләкләрен алдылар:Коровин Александр, Русский Альбина , Клименко Эмилия , Клименко Матвей, Миңнегалиев Рэм, Солдатов Данил.

Биш ел эчендә Татарстан Республикасында ГТОны тестлау буенча 51 үзәк булдырылды һәм эш оештырылды.Физкультура-спорт хәрәкәтенә биш ел эчендә республикада яшәүче 737221 кеше кушылды (Интернет-порталда теркәлгән www.gto.ru шуларның 451340 кеше ГТО нормативларын үтәүдә катнашты. 163353 кеше ГТО аерымлык билгеләрен уңышлы үтәделәр һәм күкрәкләрендә йөртә.

Татарстан Республикасында «Демография»милли проектын гамәлгә ашыру актив бара. Россиянең милли проектларын билгеләүче һәм раслаучы «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 7 маенда кул куйды.

«Спорт – тормыш нормасы» төбәк проектының төп максатчан күрсәткече – 2024 елга Татарстан Республикасында физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнар өлеше күрсәткеченә 57% ка кадәр ирешү (федераль проект-55 %).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International