10 августта ачык типтагы физик культура-спорт комплексын ачу тантанасы кысаларында 21 нче гимназия территориясендә ТР Спорт министры Владимир Леонов «Физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Шулай ук «физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе белән Казан мэры Илсур Метшин бүләкләнде. Бүләкләрне республиканың спорт ведомствосы башлыгына һәм Казан шәһәре башлыгына РФ спорт министры Олег Матыцин тапшырды.