19-20 сентябрьдә Казанда I Бөтенроссия урам уеннары (URBAN GAMES) узачак, аның кысаларында 80гә якын медаль комплекты уйнатылачак. Алар яңа – Көнчыгыш Европада иң зур булган «Урам» паркы территориясендә узачак һәм 800 гә якын катнашучы җыелачак. Уеннарны оештыручыларга 200 гә якын волонтер ярдәм итәчәк.
Ярышлар баскетбол, Велосипед спорты (ВМХ–фристайл–парк), роллер спорт, скейтбординг, бию спорты (брейкинг), футбол фристайл, чир спорт кебек спорт төрләре буенча узачак. Уеннар программасына шулай ук роуп скиппинг (спорт чабышы), паркур һәм текбол буенча күрсәтмә ярышлар да кертелгән.
Казанда Владивосток, Калининград, Хабаровск, Смоленск, Ленинград өлкәсе, Пермь, Волгоград, Чебоксар, Екатеринбург, Воронеж, Ижевск, Самара, Төмән, Мәскәү, Саратов, Ульяновск, Уфа, Сочи һәм Татарстан, Әлмәт, Яшел Үзән, Казан шәһәрләреннән, шулай ук башка шәһәрләрдән спортчылар чыгыш ясаячак.
Исегезгә төшерәбез, Уеннар объекты-«Урам» экстрим – паркы тест-драйвы – Яшьләр көнендә, 27 июньдә булды. Парк территориясенең мәйданы 1,9 гектарга җитә. Яңа экстрим-парк 8 зонадан тора: скейт-парк, тәҗрибәле һәм яшь спортчылар өчен ике памп-трек, воркаут һәм паркур өчен мәйданчыклар, стритбол паркы, эйр-парк һәм тренинг-зоналар.
Чараны оештыручылар-Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Бөтенроссия спорт федерацияләре, спорт төрләре берлекләре ярдәме белән.