16-18 октябрьдә «Хезмәт резервлары» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте Казанда Идел буе федераль округының (Көнбатыш) төбәкара корпоратив уеннарын уздырачак. Уеннарга Россиянең төрле төбәкләреннән атлетлар киләчәк. Ярышлар бушлай – аларда эшчәнлек өлкәсенә карамастан, теләсә кайсы корпоратив команда катнаша ала. Чара «Ростех» дәүләт корпорациясе һәм «Россия Вертолетлары»холдингы ярдәмендә узачак.
Казанда Төбәкара корпоратив уеннар «Демография» милли проекты, «Спорт-яшәү нормасы» федераль проекты бурычларын тормышка ашыру - халыкны массакүләм спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә тарту кысаларында узачак. Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин шундый йөкләмә бирде.
Ярышларда 1200 һәвәскәр спортчы катнашачак, алар арасында 789 медаль (алтын, көмеш һәм бронза) уйнатылачак. Чарада дүрт спорт локациясе катнашачак. Атлетлар спортның 18 төрендә беренчелек өчен көрәшәчәк. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнәчәк.
Ачылу тантанасы 17 октябрьдә үзәк җиңел атлетика стадионы манежында узачак. Чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен оештыручылар бик бай күңел ачу программасы әзерләделәр-артистлар һәм черлидерлар төркеме чыгышлары, музыкаль пауза һәм алып баручылар эше.
Спорт программасы кысаларында Үзәк стадион манежында катнашучылар үзләренең осталыкларын һәм мини-футболда команда рухын күрсәтәчәкләр. Манежда дисциплиналарның күп өлеше - җиңел атлетика, аркан тарту, гер спорты, кроссфит һәм башкалар узачак. Моннан тыш, һәвәскәр спортчылар ГТО нормаларын да тапшыра алачак. Спорт сараенда өстәл теннисы буенча турнир узачак. Ә «КАИ ОЛИМП» мәдәни-спорт комплексында шәхси һәм команда ярышлары узачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, илдәге эпидемиологик хәл аркасында Төбәкара корпоратив уеннарда барлык саклык чаралары да үтәләчәк.
Быел «Хезмәт резервлары» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте беренче тапкыр төбәкара корпоратив уеннар сериясен башлап җибәрде. Беренче ярышлар Екатеринбургта март аенда узды. Мондый уеннар Россиянең барлык федераль округларында диярлек узачак. Җиңүчеләр Сочида узачак дөнья корпоратив уеннарында катнашачак. Ярышларның мондый схемасы Россия предприятиеләрен спорт эгидасы астында төрле эшчәнлек өлкәләрен берләштерүгә ярдәм итәчәк.