Шимбә көнне, 17 октябрьдә, «Тулпар» спорт комплексы (Р.Гәрәев ур., 80) стадионында регби-7 буенча Татарстан Республикасы Студентлар лигасы IV Чемпионатының беренче туры старт ала.
Ярышларда 200 дән артык спортчы катнашачак. Ике көн дәвамында, 17 һәм 18 октябрьдә, иң көчлеләр исеме өчен 8 ир-ат командасы (ПГАФКСиТ, КНИТУ-КАИ, КДЭУ, КФУ, КДАУ, КДАТУ, КХТИ, КДМУ) һәм 8 хатын-кыз командасы (ПГАФКСиТ, КДМУ, КФУ, КДАУ, КАИ, КДЭУ, КХТИ, КДАТУ) көч сынашачак.
Быел чемпионат ике турда узачак. Чемпионнарның исемнәрен билгеләячәк икенче, финал турын үткәрү 2021 елның маена планлаштырылган.
Чемпионатны ачу тантанасы 17 октябрьдә 13:00 сәгатьтә «Тулпар»спорт комплексы стадионында узачак.
Җәдвәл:
17 октябрь:
10.00-13:00 – ир-атлар командалары уеннары;
13:00-13:30-ачылу тантанасы;
14:00-19:00 – хатын-кызлар командалары уеннары.
18 октябрь:
14.00-20.00 – ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары уеннары.