23 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр Казанның Теннис академиясендә ITF G5 сериясе буенча халыкара турнир, 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасынд Казан Кубогы 2020. Турнирда 128 спортчы катнаша.
Татарстан җыелма командасы составында теннисчылар Андрей Бекетов, Давид Миңневәлиев, Дмитрий Долженков, Арсений Хохлов, Елизавета Морозова, Амелия Тарасова, Вера Секерина, Ясминә Нигъмәтҗанова, Владислав Гаврилов, Роберт Галиуллин, Милена Майорова, Милана Сафиуллина һәм Милина Субханкулова бар.
31 октябрьдә ярышларның финаллары һәм ябылу тантанасы узачак. Турнирның йомгаклау уеннарында егетләр һәм кызлар арасында ялгыз разрядлы бүләкләр уйнатыла.
Барлык теннис яратучылар һәм җанатарлар трибуналардагы матчларны күзәтә ала. Трибуналарны тутыру ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә 70% ка кадәр рөхсәт ителә. Шулай ук сайтта турыдан-туры трансляцияләнәчәк.
Матчлар 10: 00 сәгатьтә башлана. Бүләкләү тантанасы 12: 00 сәгатьтә.