Татарстанда «ГТО» нормаларын тапшыру өчен тагын бер мәйданчык ачылды

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

5 ноябрьдә «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында төзелгән ГТО нормаларын тапшыру өчен спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. 2020 елда Татарстанда илкүләм проект кысаларында барлыгы 9 мәйданчык төзеләчәк.

Бәйрәм кунакларын Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев котлады. Ул барысына да сәламәтлек һәм спорт башлангычларында уңышлар теләде, шулай ук «ГТО»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын аерымлык билгеләрен тапшырды.

«ГТО» комплексы нормативларын тапшыру өчен спорт мәйданы 352 квадрат метр зурлыктагы объекттан гыйбарәт, ул имин булган резин катламнан (16 м х 22 м) тора, анда 26 төрле тренажерлар: гимнастик эскәмияләр, кул тоткычлар, турниклар һәм төрле урам тренажерлары (степперлар, эллиптика һәм велотренажерлар да кертеп) бар.

«Спорт – тормыш нормасы» федераль проектының төп максатчан күрсәткече – 2024 елга Татарстан Республикасында физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнар өлеше күрсәткече-57% ка кадәр (федераль проект-55 %).

Физик культура һәм спорт югары дәрәҗәдә үсеш алган төбәк буларак, Татарстан өчен, хәтта төп максатчан күрсәткечләр дә югарырак куелган. 2020 ел башына без 49,5% (1 700 000 кеше) күрсәткеченә чыктык һәм графиктан бер елга алда барабыз. Максат-2024 елга физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче 2000 000 кеше. Бу сан, шул исәптән, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та яңгыратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International