Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча XVIII дөнья чемпионаты тәмамланды. «Ак Барс» Көрәш сарае келәмнәре 31 илдән 160 көрәшче катнашты. Ярышлар 11-12 декабрьдә ирекле һәм классик стильдә үткәрелде. Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасыннан 14 көрәшче чыгыш ясады. Безнең спортчылар активында барлыгы 13 медаль бар,шуларның 6сы - югары дәрәҗәдәге.
Алтын медальләр белән Габдеҗәлил Сөләйманов (ирекле стиль, 62 кг), Ренас Кәлимуллин (классик стиль, 82 кг), Булат Мусин (классик стиль, 100 кг), Раил Нургалиев (классик стиль, 100 кг), Шамил Чевик (классик стиль, 57 кг) һәм Виталий Колесников (классик стиль, 68 кг) бүләкләнделәр.
Көмеш медальләрне Ислам Фаляхов (классик стиль, 68 кг), Тимур Латыйпов (ирекле стиль, 62 кг), Динар Кәримуллин (ирекле стиль, 75 кг), Илнар Галимов (классик стиль, 90 кг), Ранис Гыйлаҗетдинов (классик стиль, 100 кг) һәм Энҗе Йосыпова (ирекле стиль, 76 кг) яулады.
Бронза медаль иясе Динара Мөбарәкшина (ирекле стиль, 58 кг)
Ярышлар Роспотребнадзор таләпләре нигезендә катгый рәвештә үткәрелде. Барлык катнашучылар да шәхси саклану чараларын кулландылар һәм социаль дистанцияне үтәделәр.