30 декабрьдә Су спорт төрләре сараеның конференц-залында Татарстан Республикасының суга сикерү федерациясенең хисап-сайлау конференциясе узды. Утырыш эшендә ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, «Акватика» Су спорт төрләре буенча республика мәктәбе директоры Лев Камешков, суга сикерү буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы баш тренеры Павел Муякин, Су спорт төрләре сарае УСК директоры Альберт Баһаветдинов, шулай ук спортчылар һәм тренерлар катнашты.
Утырышның көн тәртибенә «Татарстан Республикасының суга сикерү федерациясе» РИО Президенты хисабы, Президент, вице-президент һәм Федерация Президиумы әгъзаларын сайлау кертелгән иде.
Гомуми тавыш бирү юлы белән ТР Суга сикерү федерациясе президенты итеп яңадан ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сайланды.
Конференция суга сикерү буенча иң яхшы спортчыларны бүләкләү белән тәмамланды.