Радик Сәлахов «Манзара-2021» премиясенең абсолют җиңүчесе

2021 елның 16 гыйнвары, шимбә

16 гыйнварда Казан циркында ел саен үткәрелә торган «Манзара» спорт-музыка премиясен тапшыру булды.

«Манзара» спорт премиясе чемпионы исеме өчен Татарстан Республикасы районнары, шәһәрләре Сабантуй батырлары, Россиянең һәм дөньяның иң яхшы көрәшчеләре көрәште – профессиональ спортчылар, бөтенроссия һәм халыкара турнирларда җиңүчеләр: Раил Нургалиев (Биектау районы), Муса Галләмов (Теләче районы), Айдар Алтынбаев (Әлмәт), Илнар Галимов (Яр Чаллы), Илшат Идиатов (Арча районы), Рәдис Сәмигуллин (Балтач районы), Радик Сәлахов (Әлмәт), Руслан Газизуллин (Лаеш районы), Ранис Гыйлаҗетдинов (Яр Чаллы), Константин Морозов (Мамадыш районы), Эльдар Хәмитов (Яр Чаллы), Айнур Сыртаев (Башкортостан), Делүс Закиров (Саба районы), Ришат Гайнетдинов (Минзәлә районы), Ришат Гайнетдинов (Минзәлә районы)), Руслан Абдуллин (Арча районы), Илдар Моратов (Башкортстан), Айгиз Зәйнетдинов (Башкортстан), Илдар Шабаев (Удмуртия) һәм башкалар.

Көрәш нәтиҗәләре буенча «Манзара-2021» спорт-музыка премиясенең абсолют җиңүчесе — Радик Сәлахов, Зәй һәм Әлмәт районнары батыры титулына ия булды. Икенче урында — Муса Галләмов, өченчедә-Руслан Абдуллин һәм Эльдар Хәмитов.

Иганәчеләр инициативасы буенча узган ярышта 75 кг.га кадәр авырлык категориясендә Ислам Фаляхов (Алабуга) җиңде. Икенче урында Ленар Садыйков, өченчедә-Рафаэль Кәлимуллин һәм Булат Юнысов.

Шулай ук чара кысаларында тамашачылар өчен сәхнәдә Татарстан Республикасының танылган артистлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International