Нурлатта Габбас Гыйматдинов истәлегенә билбау көрәше буенча республика турниры тәмамланды

2021 елның 3 апреле, шимбә

2 апрельдән 3 апрельгә кадәр Нурлат шәһәренең «Тулпар» спорт сараенда Социалистик Хезмәт Герое Габбас Кыям улы Гыйматдинов истәлегенә билбау көрәше буенча республика турниры узды. Ярышларда бөтен республикадан 2006-2008 елгы 160тан артык яшь көрәшче катнашты.

3 апрельдә егетләр арасында төрле авырлык категорияләрендә финал очрашулары, шулай ук бүләкләү тантанасы булды. Ике көн ярыш нәтиҗәләре буенча мактау пьедесталына Нурлат районыннан 13 егет һәм кыз күтәрелде.

1 урын-Анастасия Миронова, Рамилә Гыймадиева, Илмир Рәхмәтуллин, Геннадий Насыйбуллин.

2 урын-Зөһрә Сәлахова, Дарья Мортазина, Айрат Надыршин, Зөлфир Сөнгатуллин.

3 урын-Рафис Гозәеров, Ринас Гозәеров, Разил Таҗиев, Сабир Заһретдинов һәм Руслан Ибраһимов.

Бүләкләү тантанасын Нурлат районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов, Халыкара билбау көрәше федерациясе генераль секретаре, ТР билбау көрәше федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин, тренерлар һәм мактаулы кунаклар үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International