Татарстанлылар каратэ буенча Бөтенроссия турнирында медальләр яулады

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

2 нче апрельдән 4 нче апрельгә кадәр Новосибирскида каратэ буенча WKF «уңыш кубогы» Бөтенроссия турниры узды.

Ярышларда Россиянең 35 регионыннан барлыгы 1400 спортчы катнашты.

Татарстан спортчылары үзләрен лаеклы дәрәҗәдә күрсәттеләр һәм өч медаль яуладылар:

Рамил Гомәров 16-17 яшьлек егетләр арасында көмеш медаль яулады, 55кг авырлык категориясендә;

Рөстәм Фатыйхов ир-атлар арасында 18+, авырлык категориясендә 84кг.;

Илья Савин ир-атлар арасында 18+, авырлык категориясендә 60кг.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International