3 апрельдә КФК мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек - 2021» Спартакиадасы кысаларында МК винтовкадан ядрә белән ату буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышларының II этабы узды. Ярышлар Татарстан Республикасы ДОСААФ тирында узды.
ТР беренчелегендә «Татарстан Республикасы РТРС» РТПЦ (радиотапшыру үзәге) филиалы командасы җиңүче булды. Икенче урынны «Вымпелком» ГАҖ командасы (1 нче команда) яулады. Өченче урында - «Таттелеком» ГАҖ командасы.