Дарья Ахмерова авыр атлетика буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Мәскәүдә Ирина Винер-Усманованың нәфис гимнастика сараенда 3-11 апрельдә ир-атлар арасында авыр атлетика буенча 99 нчы Европа чемпионаты һәм хатын-кызлар арасында 33 нче Европа чемпионаты узды. Ярышларда Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасыннан Дарья Әхмәрова һәм Зөлфәт Гәрәев катнашты.

Дарья Ахмерова 87 кг.га кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулады, 246 кг. га кадәр суммар нәтиҗә белән Дарья 108 кг. га ыргылып күтәрүдә һәм 138 кг. га этеп күтәрүдә уңышлы чыгыш ясады.

Зөлфәт Гәрәев 67 кг га кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясады һәм ыргылып күтәрүдә (147 кг) икенче нәтиҗә күрсәтте, әмма этеп күтәрүдә 172 кг авырлыкны җиңә алмады. Гомуми зачетта безнең спортчы бронза призерга нибары 1 кг. га гына оттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International