Су спорт төрләре сараенда уза торган йөзү буенча Россия чемпионатында Татарстан йөзүчесе Рената Гайнуллина 200 м га аркада йөзү буенча «бронза» яулады.
Беренче урынны Свердловск өлкәсеннән Дарья К.Устинова (2:10.82), икенче урында – мәскәүле Анастасия Кляровская (2:12.40), өченчедә - Татарстан Республикасыннан Рената Гайнуллина (2:13.15). Спортчыларның берсе дә Олимпия уеннарында катнашу өчен сайлап алу нормативын үти алмады.