«Покровская мәктәбе» синхрончылары Белград Кубогын отты

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Казанның «Татьяна Покровская» мәктәбе синхрончылары Сербиядә Белградның ачык кубогында чыгыш ясадылар, анда программаның барлык төрләрендә дә җиңү яуладылар һәм Белградның гомумкоманда Кубогын алдылар.

Казан спортчылары ирекле һәм катнаш программаларда, дуэтларда беренче булдылар һәм бөтен пьедесталны яуладылар.

Мәктәпнең күп кенә тәрбияләнүчеләре өчен бу халыкара турнирларда катнашу буенча беренче тәҗрибә булды.

Белград кубогында Россия, Сербия, Австриядән барлыгы 100 дән артык спортчы чыгыш ясады.

13 апрельдә команда, Казанда 19-23 апрельдә узачак Россия чемпионатына әзерлекне дәвам итү өчен, Казанга әйләнеп кайта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International