Казан Академиясе кортлары 11-17 апрельдә 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында «Ельцин Кубогы» 2021 ITF WorldTennisTourJuniors сериясенең халыкара турнирын каршы алачак.
Исегезгә төшерәбез, әлеге турнир Казан теннис академиясе кортлары 11 тапкыр кабул итәчәк. Ельцин кубогы Россия территориясендә иң зур яшүсмерләр теннис турниры булып тора. 2015 елда турнирга беренче иң югары категория бирелде.
Гадәттәгечә, матчларга дөньяның төрле почмакларыннан киләләр, быел турнирга Швеция, Германия, Канада, Польша, Франция, Бөекбритания һ. б. вәкилләр катнаша.
Татарстан җыелма командасын турнирда 12 спортчы тәкъдим итәчәк: Виолетта Бородина, Виктория Матасова, Анна Григорьева, Ясминә Нигъмәтҗанова, Майорова Милена, Амелия Тарасова, Морозова Елизавета, Илья Симакин, Дмитрий Долженков, Тюкаев Руслан, Хохлов Арсений, Бородин Богдан.
Кызлар рейтингын Матильда Мотавджич (Бөекбритания), егетләр рейтингы – Лео Борг (Швеция) җитәкли.
Турнирны үткәрү графигы:
12 апрель-төп турнирда катнашучылар килү һәм теркәү
13-17 апрель-ялгыз разрядта төп турнир
13-17 апрель-парлы разрядта төп турнир
17 апрель-егетләр һәм кызлар арасында ялгыз һәм парлы разрядларда финаллар. Соңыннан-турнир җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы