Казанда каратэ буенча «Ак Барс Кубогы» бөтенроссия ярышлары узды

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

9-12 апрельдә Казанда «Ак Барс» Көрәш Сараенда (Ф.Әмирхан ур., 1г) каратэ буенча Россиядә иң зур бөтенроссия ярышлары - «Ак Барс Кубогы»узды. Быел турнир тугызынчы тапкыр үткәрелде инде. Ярышларда Россиянең 35 регионыннан 1300 спортчы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачетында 1 нче урынны Саратов өлкәсе алды, ул 10 алтын, 5 көмеш һәм 6 бронза медаль яулады. Икенче урында Татарстан Республикасы җыелма командасы: 8 алтын, 10 көмеш һәм 13 бронза медаль. Өченче урынны Мәскәү командасы яулады.

Турнир номинацияләренең берсендә шулай ук иң яхшы техника өчен призны 68 кг. га кадәрге яшүсмерләр арасында чемпион булган татарстанлы Фатыйхов Нияз алды.

Каратэ буенча «Ак Барс Кубогы»  ярышлары рәсми булып тора һәм Россия спорт министрлыгының Бөтенроссия һәм төбәкара чараларының бердәм календарь планында тора.

Соңгы берничә елда ярышлар Россиядә каратэ буенча зур турнир дәрәҗәсенә кадәр үсте. 2017 елда турнирда Россиянең 30 регионыннан 1500 спортчы катнашты, 2018 елда «Ак Барс Кубогы» турниры Россиядә абсолют рекордчы булды, ә 2019 елда Россиянең 41 регионыннан 1760 катнашучы яңа рекордлар куйды.

Ярышларны Татарстан Республикасының каратэ федерациясе ТР Спорт министрлыгы ярдәмендә оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International