Түбән Камада бу атнада Татарстан Республикасы ДОСААФ рәисе призына хәрби хезмәткә чакыру яшендәге гражданнар арасында армия кул сугышы буенча Россия Федерациясе Кораллы Көчләре беренчелеге узачак.
Турнир 16-18 апрельдә «Батыр»спорт комплексы базасында узачак.
Ярышларда 18-20 яшьлек егетләр катнашачак. Турнирга бөтен Россиядән командалар киләчәк. Татарстан җыелмасын Түбән Камадан дүрт спортчы кергән ике команда тәкъдим итәчәк.
Ачылу тантанасы 17 апрельдә 14:00 сәгатьтә, ә финал ярышлары, бүләкләү һәм ябылу тантанасы 18 апрельдә 10:00 сәгатьтә булачак. Җиңүчеләрне һәм призерларны кубоклар, грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләячәкләр.