«Рубин» Екатеринбургта матчны бик актив башлады. 6нчы минутта ук казанлылар «Урал» капкасына ике тапкыр туп кертте. Беренче тайм ахырында Дарко Йевтич исәпне ачты.
Икенче таймда «Рубин» күбрәк якланды. Уенның 83нче минутында казанлылар капкасына видеодан соң бик бәхәсле пенальти билгеләнде. Әмма Дюпин 11 метрлы ударны чагылдырды һәм «Рубин» өчен Җиңүне һәм мөһим өч очконы саклап калды.
«Урал» (Екатеринбург) - «Рубин»(Казан)) – 0:1 (0:1). Голны Йевтич (45) кертте.
Кисәтүләр: Егорычев, Гаджимурадов-Макаров, Зотов, Абильдгор, Бакаев, Самошников, Дюпин.
Удаление: Макаров (икенче ж.к., 83).
«Рубин»: Дюпин, Самошников, Старфельт, Уремович (к), Зотов, Абильдгор, Шатов (Костюк, 87), Кварацхелия (Бакаев, 32, Хван, 64), Йевтич (Зуев, 87), Макаров, Деспотович.