16-18 апрельдә Түбән Камада беренче тапкыр хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге гражданнар (18-20 яшьлекләр) арасында Татарстан Республикасы ДОСААФ рәисе призына армия кул сугышы буенча Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Беренчелеге узды.
Ярышлар «Батыр»физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында узды. Келәмгә Россия Армия кул сугышы федерациясе төбәк бүлекчәләре җыелма командалары чыкты.
Иң яхшысы булу өчен Ростов, Оренбург, Кострома өлкәләреннән, Пермь краеннан, Санкт-Петербургтан һәм Татарстан шәһәрләреннән 75 спортчы көч сынашты. Судьялар коллегиясен Россиянең төрле субъектларыннан сигез кеше тәкъдим итте.
Тамашалы вакыйганың кунаклары-ТР АРБ федерациясе президенты Евгений Драгунов, Түбән Кама районы хәрби комиссары Фәрит Мингәрәев, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Виктор Тонов, «Юнармия» патриотик хәрәкәтенең төбәк штабы начальнигы һәм башкалар.
Беренчел көрәшләр шимбә көнне узды, ә якшәмбе көнне беренче этапны узган иң көчле көрәшчеләр финалга чыкты. Яшьләргә котлау сүзләрен Татарстан Республикасы ДОСААФ региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе Дамир Динниулов, спорт мастеры, Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре Станислав Лаговский, Татарстан Республикасы Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Батретдинов җиткерделәр.
Татарстанның атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре Дамир Динниулов беренчелектә катнашучыларны котлады, көрәшчеләргә имгәнүләрсез әйләнеп кайтуларын теләде һәм беренчелекне үткәрүгә әзерләнүдә Түбән Камага рәхмәт белдерде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Ростов өлкәсеннән, икенче урынны Санкт-Петербург хәрби элемтә академиясеннән, өченче урынны Татарстан ДОСААФ көрәшчеләре яулады.
Җиңүчеләрне һәм призерларны кубоклар, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләделәр. Мактаулы трофейларны Дамир Динниулов тапшырды.
Армия кул сугышы (АРБ) - Бөтендөнья көрәш төрләре арсеналыннан күп кенә функциональ элементларны (кул, аяк, баш, көрәш техникасы, авырту алымнары) берләштергән, реаль хәрби эшчәнлектә сыналган универсаль система. Тулы контактлы көрәш өчен популяр булган сугышчан көрәшләрнең заманча һәм тиз үсә торган төре.