Бу көннәрдә Испаниянең Аликант шәһәрендә тхэквондо буенча G-1 Spanish open 2021 рейтинг турниры уза. Татарстан спортчысы Юлия Зайцева кызлар арасында 62 кг авырлык категориясендә алтын медаль яулады, ә Рафаэль Камалов ир-атлар арасында 87 кг авырлык категориясендә бронза медальгә лаек булды.