2021 елның апрелендә Карачево-Черкессия тауларында парапланер спорты буенча «тиз йөрешле парение»дисциплинасы буенча Россия чемпионаты узды.
Республика данын якларга Ринат Сабитов, Айрат Хәйруллин, Иван Сабанин, Олег Ключников һәм Илфат Фәтхуллин составындагы җыелма команда юл тотты.
Кискен көрәштә безнең җыелма команда зачетында икенче урынны яулады, ә Ринат Сабитов шәхси зачетта Россия вице-чемпионы булды.
Безнең спортчыларның чыгышы белән видеоны сылтама буенча карарга була.