17 апрельдә «Сәламәтлек - 2021» Спартакиадасы кысаларында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган хезмәт күрсәтү һәм сәнәгать өлкәсе командалары арасында МК винтовкадан ату буенча III этап ярышлары-Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярышлар ТР ДОСААФ тирында узды.
223 очко нәтиҗәсе белән Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы хезмәткәрләре арасында «РТПЦ (радиотелепират үзәге) РТРС филиалы командасы җиңүче булды. Икенче урынны Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының «Токсикологик, радиацион һәм биологик куркынычсызлык федераль үзәге» ФДБУ командасы алды. 211 очко нәтиҗәсе белән өченче урынны Транспорт һәм юл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре «Татдорпроект» институты АҖ командасы яулады.