Александр Мостовой һәм Дмитрий Сычев Яшел Үзәннең яшь футболчылары өчен тренировка үткәрделәр

2021 елның 18 апреле, якшәмбе

17 апрельдә Яшел Үзәндә «Газпром трансгаз Казан» инициативасы белән яшь футболчылар ике тапкыр СССР чемпионы, СССР кубогы иясе, халыкара класслы спорт мастеры, 1987 елгы СССР чемпионатының иң яхшы дебютанты, 2008 елгы Европа чемпионатының бронза призеры, Россия чемпионы, Россия Кубогы иясе, Россия Суперкубогы иясе, Европа чемпионатының бронза призеры, Россиянең иң яхшы футболчысы, Россиянең атказанган спорт мастеры Дмитрий Сычев җитәкчелегендә шөгыльләнделәр.

Шулай ук боз аренасында «Газпром Трансгаз Казан» һәм Россия матбугаты һәм республиканың Хоккей ветераннары командалары арасында хоккей буенча иптәшләрчә матч узды.

«Без моңа гаҗәпләндегезме. Зөя утрау-шәһәрчеге рәсемнәрдә дә, тормышта да матур булуына инандык. Без спортны популярлаштырабыз. Бүгенге очрашудан соң бер генә бала булса да секциягә язылырга карар итсә, димәк, без юкка гына килмәдек», - диде илнең иң танылган футболчыларының берсе Александр Мостовой

«Төп идея-һәркем өчен бәйрәм ясау. Яшел Үзән-һәвәскәрләр хоккейын, балалар спортын үстерү өчен яхшы урын. Район башлыгының барлык спорт башлангычларын хуплавы бик шәп. Биредә «Зеленодольскгаз» ЭПУ бүлекчәсе дә бик мөһим, дип сөйләде «Газпром Трансгаз Казан» генераль директоры Рөстәм Усманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International