Саба районында хезмәт коллективларының ир-ат командалары арасында волейбол буенча чемпионат тәмамланды

2021 елның 23 апреле, җомга

22 апрель көнне Байлар Сабасында хезмәт коллективларының ир-ат командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты тәмамланды.

Бүләкләү тантанасында Саба районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов һәм Саба районы волейбол федерациясе рәисе Фәнис Вәлиев катнашты.

Җиңүчеләр һәм призерлар::

1 урын-ШЛПУМГ-1 командасы;

2 урын-Сабагаз-1 командасы;

3 урын-ЖД командасы.

«Иң яхшы уенчы» номинациясендә: Дилүс Маннанов (Сабагаз-1), Илназ Хөснетдинов (Яшьлек), Руслан Шәрәфиев (ШЛПУМГ-1) һәм Артур Нигъмәтҗанов (ЖД).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International