24 апрельдә Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә кендо буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге старт ала.
Татарстан башкаласы икенче тапкыр спортның бу төрендә спорт ярышлары уздыру урынына әверелә. Ярышларда Марий Эл, Удмуртия Республикасы, Башкортостан Республикасы, Киров өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан Республикасы спортчылары катнашачак.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча 2021 елның 25-29 ноябрендә Подольскида узачак Россия чемпионатында һәм беренчелегендә катнашу өчен кандидатлар сайлап алыначак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кендо – ул мавыктыргыч һәм матур спорт төре, анда безнең Татарстан Республикасы җыелма командасы лидерлык позициясендә тора. Татарстан вәкилләре Европа һәм Азия чемпионатларында берничә тапкыр призлы урыннар яуладылар.
Команданың җитәкчесе-Владислав Игоревич Толкишевский, ул шулай ук кендо буенча РФ җыелма командасын да җитәкли.