21-24 апрельдә Новороссийскида 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм кызлар арасында самбо буенча Россия беренчелеге узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзасы Кәрим Хәсәншин 53 кг. га кадәр авырлык категориясендә бронза медаль яулады.
Кәрим «Батыр» спорт мәктәбендә тренер Айнур Зарипов җитәкчелегендә шөгыльләнә.