2021 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы башкаласында «бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексында Казан шәһәренең киокусинкай буенча «Казан Драконы»беренчелеге булып узды.
Ярышларда Казан шәһәренең 12 клубыннан 200 яшь каратист катнашты.
Беренчелекне ачу һәм бүләкләү тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты: Татарстан Республикасында каратэ WKO Shinkyokushinkai Бөтендөнья оешмасының рәсми вәкиле, киокусинкай буенча спорт судьялары коллегиясе рәисе Виктор Копырин; Татарстан Республикасы киокусинкай федерациясе президенты, Татарстан Республикасының атказанган тренеры Александр Даренков; Татарстан Республикасы спорт министрлыгының массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эшләре бүлеге башлыгы Дмитрий Дорогов; Татарстан Республикасы киокусинкай федерациясенең Казан бүлеге җитәкчесе Сергей Копырин һәм Татарстан Республикасы бокс Лигасы рәисе Рәис Тукаев.
Беренчелекнең җиңүчеләре: Хәнипов Кәрим, Хәмидуллин Эмиль, Фаткуллин Әмир, Хататаев әдам, Ваһапов Артем, Кожевников Роберт, Сөләйманов Радель, Хәнипов Аяз. Барлык категорияләрдә дә җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле бүләкләр, медальләр һәм тиешле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр. Калган спортчылар «Казан Драконы»беренчелеге символикасы төшерелгән значоклар һәм катнашучылар дипломнары белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасында киокусинкай спорт төрен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм спортчыларны әзерләүдә ирешкән уңышлары өчен Казан тренерлары: Пермяков Антон, Копырин Сергей, Смирнов Борис, Даренков Александр, Ганибаев Илшат, Киняева Ләйлә, Сираҗетдинов Артур ТР Спорт министрлыгы дипломнары белән бүләкләнде.