Казанда дзюдо буенча «Динамо» җәмгыятенең Бөтенроссия яшүсмерләр турниры узды

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

23-24 апрельдә Казанда 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында самбо һәм дзюдо буенча Бөтенроссия яшүсмерләр турниры узды.

Ярышларда Казан, Санкт-Петербург, Йошкар-Ола, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән, Спас һәм Лаеш районнарыннан 163 яшь спортчы, 16 команда катнашты.

Яшь спортчыларны Татарстан Республикасының «Динамо» җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гаврилович Гайсин, Татарстан Республикасының дзюдо буенча җыелма командасы баш тренеры В.Я. Драчко, 2002-2005 елларда Татарстан Республикасының «Динамо» җәмгыяте рәисе урынбасары Р. Г. Сәмигуллин, шулай ук ветераннарның туганнары, дзюдо һәм самбо буенча Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия ярышларында Татарстан җәмгыяте флагы астында чыгыш ясаган атказанган тренер һәм ветераннары сәламләделәр.

Ветераннарның туганнарына Татарстан Республикасының «Динамо» җәмгыяте логотибы төшерелгән истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә кайбер ветераннарга динамо хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасының «Динамо» ФСО ОГО бүләкләре тапшырылды.

Командалар вәкилләре һәм катнашучылар фикеренчә, ярышлар расланган Нигезләмә һәм спорт төре буенча кагыйдәләр нигезендә югары оештыру дәрәҗәсендә үткәрелде. Спортчылар техник-тактик яктан яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр.

Шәхси беренчелектә җиңүчеләр һәм призерлар кыйммәтле бүләкләр, кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләнде. Махсус призлар белән иң яхшы техника һәм җиңүгә омтылыш күрсәткән спортчылар бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International