Казан марафонының беренче этабы быел ГТОның 90 еллыгына багышлана

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан марафоны-2021 стартына матбугат конференциясе узды, анда ТР Спорт министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Михаил Маржохов, ТР Җиңел атлетика федерациясе президенты Хафиз Салихов һәм Timerman спорт чаралары сериясе директоры Вадим Янгиров катнашты.

Казан марафонының беренче этабы ГТО Бөтенроссия хәрәкәтенең 90 еллыгына багышланачак. Бу хакта Вадим Янгиров сөйләде. Ул искәрткәнчә, быел марафон ике этапта узачак: 1 һәм 2 майда. Беренче көнне катнашучыларны 3 километрга йөгерү, шулай ук балалар өчен ивентлар көтә. Икенче көнне төп стартлар 10, 21.1 һәм 42.2 километрга туры килә.

3 километрга беренче йөгерү ГТО хәрәкәтенең 90 еллыгына багышлана. Теркәлү вакытында үзләренең уникаль ГТО-ID күрсәткән барлык катнашучылар 3 километрга йөгерүдә катнашачак. Әгәр аларның нәтиҗәсе нормативтан югарырак булса, бу әлеге нормативны үтәү сыйфатында автомат рәвештә теркәләчәк, - дип аңлатты Янгиров.

2019 елдан башлап Казан марафоны яшь категорияләре арасында марафон буенча дөнья чемпионатына керүче ике илнең берсе булып тора, дип өстәде ул. Хәрәкәттә бөтен дөнья буенча 150ләп марафон катнаша.

Без моның белән бик горурланабыз — хәтта спорт санкцияләре чорында да, без җиңел атлетиканың дөнья системасына интеграцияләнәбез, — дип йомгаклады спикер.

Шулай ук спикерлар әлеге вакыйганың үзендә 14000 спортчыны кабул итәргә планлаштыруын билгеләп үттеләр. Анда дөньяның 29 иленнән катнашучылар теркәлгән инде. Алар арасында АКШ, Мексика, Германия, Ирландия, Көньяк Африка республикасы, Венесуэла, Эвадор бар. Шулай ук бүгенге көндә ярышка Россиянең 67 төбәгеннән килергә планлаштыралар, алар арасында иң күп теркәлгән Татарстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Пермь крае, Башкортстан, Санкт-Петербург һәм Удмуртиядән.

Марафон маршруты Казанның иң матур истәлекле урыннары: Кол Шәриф, Сөембикә манарасы, Кремль яр буе, «Казан» гаилә үзәге, Иске Татар бистәсе, Ак Барс-Арена аша узачак.

Казан Марафонында катнашучыларны һәм тамашачыларны бай күңел ачу программасы көтә. 30 апрельдә һәм 1 майда старт шәһәрчеге территориясендә ябык манежда масштаблы ЭКСПО-күргәзмә эшләячәк, анда традиция буенча Pasta-Party узачак, ә лекторийда спортның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

1 майда Казан Марафоны кысаларында милләтләр парады узачак, анда спортчылар үз илләрен яки төбәкләрен флаглар, символлар һәм милли кием-салым белән тәкъдим итә алачак. Тантаналы чара Үзәк стадионда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International