23-24 апрель көннәрендә Әлмәттә ишегалды футболы «Метрошка-2021» шәһәр турниры булып узды, анда 16 команда катнашты.
Өлкән төркемдә «Неугомонные» командасы җиңүче булды, икенче урында - «Чемпионнар» командасы, өченчедә - «спортчылар»командасы. Кече төркемдә чемпион булып «офицерлар составы», икенче «Голеадорлар» һәм өченче урынны «Снайерлар»футболчылары алды.
Алда Әлмәт командаларын 29 майда Сарапулда узачак «Прикамье» дивизионы квалификациясендә башка 5 шәһәрдән килгән җиңүчеләр белән очрашу көтә. Исегезгә төшерәбез, бу дивизионга шулай ук Нефтекамск (Башкортстан), Лысьва һәм Чайковский (икесе дә - Пермь крае), Воткинск һәм Сарапул (икесе дә - Удмуртия) шәһәрләре керә.