Аксубай районы мәктәбендә шахмат зонасы ачылды

2021 елның 25 апреле, якшәмбе

23 апрель көнне В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбендә шахмат зонасы ачылды. Мәктәпкә бүләкне В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Виталий Гайнулла улының кызы Асия Витальевна Тимирясова ясады.

Шулай ук Аксубай районы территориясендә туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган Тимирясов В.Г. истәлегенә шахмат һәм шашка буенча шәхси-команда ачык турниры оештырылды.

Ярышларда Татарстан Республикасының Аксубай, Нурлат, Чирмешән, Әлки, Алексеевск, Чистай муниципаль районнары командалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International