Саба районында авыл җирлекләре коллективлары арасында волейбол буенча ярышлар тәмамланды

2021 елның 30 апреле, җомга

29 нчы апрель көнне Саба муниципаль районының волейбол буенча хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында Кубогы тәмамланды.

Бүләкләү тантанасында Саба районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов катнашты.

Җиңүчеләр һәм призерлар:

1 урын - Симет  командасы;

2 урын - ЖД  командасы;

3 урын - Бигәнәй командасы.

«Иң яхшы уенчы» номинациясендә Альберт Хөббәтуллин (ЖД), Рәмис Фәрхуллин (Бигәнәй), Илһам Шакиров (Симет) һәм Инсаф Бәйрәмов (Тимершык) бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International