Татарстан бокс мәктәбе шәкерте Сергей Сергеев 75 килограмм авырлык категориясендә Россия яшьләр чемпионатының бронза призеры булды.
«Көрәш бәхәсле булды, һәм судьяларның фикерләре аерылды. Әмма җиңү бар, һәм без моңа бик шат», - дип шәрехләде казанышны ТР бокс федерациясе президенты Сергей Игнатьев.
«20 елдан артык Татарстан боксчылары Россия чемпионатлары һәм беренчелекләре мактау пьедесталына күтәрелмәгән чордан соң, бу инде быел Татарстан спортчыларының дүртенче Бөтенроссия бүләге. Безнең өчен бик мөһим», – дип ассызыклады Игнатьев.
Бокс буенча Россия яшьләр чемпионаты Серпуховта узды. Турнир илнең 53 регионыннан 220гә якын спортчы җыйды.