30 апрель көнне Бадминтон үзәгендә Казан шәһәре мэры Кубогы булып узды. Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Казан шәһәренең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов, Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин катнашты.
Министр Илсур Рәис улына Казан шәһәре Мэрының традицион Кубогын уздырган өчен рәхмәт белдерде. Бадминтон безнең өчен база, матур һәм сәламәт спорт төре. Шунысы куанычлы, әлеге ярышларга сайлап алуда биш меңгә якын укучы катнашты, - диде Владимир Леонов.
Альберт Салихов үзенең сәламләү сүзендә турнирда катнашучыларның саны арта баруын, бадминтон белән профессионаллар ягыннан гына түгел, һәвәскәрләр ягыннан да кызыксынуларын билгеләп үтте.
Спортчылар исеменнән катнашучыларны Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзалары Павел Монич һәм Регина Галиәхмәтова сәламләде.
Турнир җиңүчеләре алты аерым турнирда билгеләнде: 1 – 4 сыйныф, 5 – 8 сыйныф, 9 – 11 сыйныф егетләре һәм кызлары арасында.
Идел буе районы вәкилләре турнир чемпионнары һәм мэр кубогына ия булдылар. Совет районы спортчылары турнирның көмеш медальләрен яулады. Пьедесталның өченче баскычына Киров районы бадминтончылары күтәрелде.
Җиңүчеләр һәм призерлар:
Егетләр, 1-4 сыйныф:
1. Совет районы 181 нче мәктәп;
2. Совет районының 174 нче мәктәп ;
3. Киров районының 135-нче номерлы мәктәбе.
Кызлар, 1-4 сыйныф:
1. Совет районы 181 нче мәктәп ;
2. Идел буе районы 186 нчы Лицей;
3. Киров районының 135-нче номерлы мәктәбе.
Егетләр, 5-8 сыйныф:
1. Идел буе районы 19нчы гимназиясе;
2. Совет районының 174 нче мәктәп ;
3. Киров районының 135-нче номерлы мәктәбе.
Кызлар, 5-8 сыйныф:
1. Идел буе районы 19нчы гимназиясе;
2. Совет районының 174 нче мәктәп ;
3. Киров районының 151-нче номерлы мәктәбе.
Егетләр, 9-11 сыйныф:
1. Идел буе районының 150-нче номерлы мәктәбе;
2. Яңа Савин районының 103 нче мәктәбе;
3. Мәскәү районының 17 нче Гимназия.
Кызлар, 9-11 сыйныф:
1. Идел буе районы 135 нче Лицей;
2. Совет районы 181 нче мәктәп ;
3. Мәскәү районының 94 нче гимназиясе.