29-30 апрельдә Мәскәүдә SportForumLive. Заманча спорт. Инновацияләр һәм перспективалар» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары тәкъдим ителде.
Форум мәйданчыгында уеннарга багышланган интерактив стенд эшләде. Ике көн эчендә стендка Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Бөтендөнья кышкы Олимпиаданы оештыру комитеты җитәкчесе Дмитрий Чернышенко һәм Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин килделәр. Стендка шулай ук Евро-2020нең Россия өлешендәге оештыру комитеты генераль директоры Алексей Сорокин һәм Континенталь хоккей лигасы президенты, танылган хоккейчы Алексей Морозов та килгән иде.
Махсус Олимпиада атлетлары Ксения Бяхова (кар чаналарында йөгерү, җиңел атлетика), Наталья Боешко (волейбол, байдаркаларда ишү), Влад Кусакин (кар чаналарында йөгерү, дзюдо), Алексей Ильин (кар чаналарында йөгерү, пауллифтинг, йөзү) форумда катнашучыларга Уеннарга әзерлек турында сөйләделәр һәм аларны ярышлар вакытында – гыйнвар аенда Казанга килергә чакырдылар.
Форумның эшлекле программасы кысаларында «Спорт һәм җәмгыять. Спорт проектларының социаль эффекты» дигән түгәрәк өстәл узды. Чарада катнашучылар мөмкинлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләү һәм социаль киртәләрне бетерүгә кагылышлы социаль Спорт проектларының нәтиҗәлелеген арттыру һәм тормышка ашыру турында фикер алыштылар.
Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары Казанда 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак. Уеннарның спорт программасына җиде спорт төре буенча ярышлар кертелгән: тау чаңгысы спорты, Сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм кар чаналарында йөгерү. Ярышларда 102 илдән 2000 артык атлет, интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре һәм юнифайд-партнерлар катнашачак.
SportForumLive. Заманча спорт. Инновацияләр һәм перспективалар» дигән халыкара фәнни – гамәли конференция Россия Федерациясе Спорт министрлыгы тарафыннан «Россия-спорт державасы»Халыкара спорт Форумы эгидасы астында үткәрелә.
Чара спорт өлкәсе экспертларын һәм белгечләрен, федераль һәм региональ хакимият органнары вәкилләрен, шул исәптән, балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерү, спорт индустриясен камилләштерү, һәркем өчен мөмкин булган спорт объектларын төзү, физик культура һәм спортны цифрлы трансформацияләү һ.б. мәсьәләләр буенча профессиональ фикер алышу өчен берләштерде.