Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин Казанга визиты кысаларында бүген бадминтон үзәгендә флорбол һәм юнифайд-флорбол ярышларында булды. Левитин мондый уеннарның безнең илдә беренче тапкыр үткәрелүенә игътибар итте.
«Россия беренче тапкыр үзендә Махсус Олимпиада кабул итәчәк. Советлар Союзында да мондый ярышлар бер тапкыр да узмады. Бу зур эш, Россия Президенты бездә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Бөтендөнья Махсус Олимпиадасын Казанда үткәрү тәкъдимен кабул итте. Шуңа күрә, минемчә, бу бик зур социаль проект», – диде Игорь Евгеньевич.
Дәүләт башлыгы ярдәмчесе киләсе кышта Казан үзендә Махсус Олимпиаданың үрнәк Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрәчәгенә ышаныч белдерде.
«Мин бүген үзем дә шундый ярышларда катнаша алуыма, егетләр һәм кызлар үзләрен күрсәтә алуларына, аларның бу тормышта барысы да кебек, спорт белән шөгыльләнә алуларына, коллективта булуларына һәм тормышларына сөенеп туя алуларына бик шатмын. Казанга, Татарстанга Бөтендөнья уеннарын Махсус Олимпиада үткәрүне үз өстенә алган өчен рәхмәт, ә бу гади булмаган ярышлар, чөнки мондый балаларга аерым якын килү, аерым вакыт һәм таләпләр кирәк. Әмма мин ышанам ки, Казан мондый ярышларны уздыра белә», – дип нәтиҗә ясады Левитин.