6 майда «SABA-ARENA» спорт-сәламәтләндерү комплексында бадминтон буенча Россия Кубогы ачылу тантанасы узды. Ярышларда катнашу өчен илнең 13 төбәгеннән: Мәскәү, Башкортстан Республикасы, Воронеж өлкәсе, Ленинград өлкәсе, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Омск өлкәсе, Пермь крае, Приморье крае, Самара өлкәсе, Санкт-Петербург, Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Республикасы спортчылары килде.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Европа бадминтон конфедерациясе вице-президенты, Россия милли бадминтон федерациясенең Күзәтчелек советы рәисе Андрей Андропов, Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин, ярышларның баш хөкемдары Борис Сахнов катнашты.