Алабугада 51 нче җиңел атлетика эстафетасы узды

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

5 май көнне Алабуганың Үзәк стадионында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Яңа Кама» һәм «Алабуга Нуры» газеталары призларына 51 нче традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.

Әлеге чара ел саен Алабугада киң массалы халык арасында җиңел атлетиканы популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Быел чарада 10 балалар бакчасыннан, 11 урта гомуми белем бирү мәктәбеннән, 1 урта махсус белем бирү мәктәбеннән, 1 вуздан һәм шәһәрнең 7 оешмасыннан 300-дән артык катнашучы катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде::

Балалар бакчалары арасында:

1 урын-31нче балалар бакчасы;

2 урын-35 нче балалар бакчасы;

3 урын-25нче балалар бакчасы.

Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:

1 урын-10 нчы урта мәктәп;

2 урын-9нчы урта мәктәп;

3 урын-8 нче урта мәктәп.

Урта һәм югары уку йортлары арасында:

1 урын-КФУ Алабуга институты;

2 урын-Алабуга суворов хәрби училищесы.

Шәһәр оешмалары арасында:

1 урын - ЕМР башкарма комитетының мәгариф идарәсе МКУ;

2 урын - Кама буе нефте  НГДУ;

3 урын-Алабуга РҮХ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International