Никита Шлейхер Евгений Кузнецов белән бергә 2021 елгы Европа чемпионатында көмеш медаль яулады

2021 елның 14 мае, җомга

Татарстан спортчысы Никита Шлейхер Евгений Кузнецов белән бергә Будапештта 3м трамплиннан синхрон сикерүдә икенче урынны алды.

Финал сикереше нәтиҗәләре буенча россиялеләр 415.47 очко җыйды, немецлар Патрик Хаусдинг һәм Ларс Рудигердан 11 баллга гына калышты.

Иң кыйммәтле сикерү - 307С, аны Шлейхер һәм Кузнецов 5 омтылышта башкарды, 80.85 очко китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International